Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

YAPPIX CMS Runa Capital халыкара венчур фондының беренче эксперт комиссиясен узды. Чаллы программистлары командасы веб-сайт, AR/VR ярдәме белән бәйле норматив мобиль кушымталар конструкторын эшләгән, ул кулланучыдан программалаштыру телен белүне таләп итми.

Фонд вәкилләренә продукт бик перспективалы булып күренде, алар аның дөнья базарына чыгу мөмкинлеге зур булуын билгеләп үттеләр. YAPPIX CMS проекты фаундерын Кремний үзәнендә урнашкан Runa Capital офисының штаб-квартирасына хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алышырга чакырдылар.
Аңа нигез салучы Ренат Усманов сүзләренә караганда, проектның төп максаты – тышкы базарга 2021 елның февралендә чыгу. "Параллель рәвештә без платформа мөмкинлекләрен арттырырга: функционалны төрлеләндерергә, чит сервисларны интеграцияләргә планлаштырабыз. Иң мөһиме-эшләргә һәм катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә теләгән техник белгечләр командасын сайлау. Кәеф бик яхшы, без оптимизм белән тулы, үзгәрешләргә һәм күчешләргә әзер!" - диде ул.

YAPPIX СМС – AR/VR натив мобиль кушымталар ярдәмендә эшләүче конструктор. Проект Бизнес-инкубаторга 41 нче сайлап алу буенча эксперт комиссиясе тарафыннан 2020 елның мартында хупланды. Ул стандарт һәм стандарт булмаган веб-проектлар эшләү буенча специальләшә: веб-интерфейслар проектлау, сайтлар һәм мобиль кушымталар эшләү.

Runa Capital — үсешнең башлангыч стадияләрендә югары технологияле компанияләргә инвестицияләүче Пало-Алто (Калифорния) баш офисы булган халыкара венчур фонды. 2010-2019 елларда Runa Capital өч фондка акча җәлеп итте һәм Европа һәм Төньяк Америкадан 60тан артык компанияне инвестицияләде.

Дүшәмбе, 7 сентябрь 2020, 17:14