Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда капиталь ремонттан соң балалар үсеше үзәге – 34 нче «Алтын балык» балалар бакчасы ачылды. Тантаналы чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты. Беренче тапкыр «Алтын балык» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләр өчен 45 ел элек үз ишекләрен ача. Шул вакыттан бирле анда капиталь ремонт үткәрелмәгән.

 Объектта эшләр Айрат Нәбиев җитәкчелегендә «Спецпокрытие» оешмасы тарафыннан алып барылды. Төзүчеләр эшкә узган елның декабрендә керешкән һәм ярты ел эчендә иске бинага яңа сулыш өргән. Барлык эшләрне башкаруга республика бюджетыннан 62 млн сум бүлеп бирелгән. Шәһәр хакимияте дә читтә калмаган. Җиһазлар сатып алуга муниципаль бюджеттан 1,2 млн сум бүлеп бирелгән.

"Бу – әлеге бакчаның һәр тәрбияләнүче гаиләсе өчен мөһим һәм әһәмиятле вакыйга. Бер кайгысыз балачактан да мөһимрәк нәрсә була аламы? Кертелгән финанс ресурслары балалар хакына хезмәт итәчәк. Без Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка капиталь ремонт программасын гамәлгә ашырган өчен рәхмәтлебез. Биш ел эчендә без шундый 34 балалар бакчасын ремонтладык", - дип билгеләде Наил Мәһдиев.

"Бүген балалар бакчасы башка төсмер алды. Биредә коллектив та яхшы кәеф белән эшләр дип өметләнәм. Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә Яр Чаллы республикада беренче урында тора," – дип өстәде мэр.

 Мәктәпкәчә учреждениенең педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре әзерләгән бәйрәм программасыннан соң, кунакларга яңартылган балалар бакчасы буенча җентекле экскурсия уздырдылар.

Биредә 282 бала өчен барлык шартлар да тудырылган. Бассейн, музыка залы, сенсор бүлмәсе бар. Моннан тыш, өстәмә белем бирү, балаларны туган телгә өйрәтү, педагог-психолог кабинетлары бар, медицина блогы җиһазландырылган.

«Алтын балык» балалар бакчасында җиде полилингваль төркем эшли, анда балалар өч телне – рус, татар, инглиз телләрен өйрәнәләр. Биредә чит телдә сөйләмне ныгыту өчен билгеләнгән лингафон кабинеты бар. Бина тавыш техникасы, проект аппаратурасы комплексы белән җиһазландырылган.

Территориядә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү өчен мәйданчык оештырылган.

Сишәмбе, 8 сентябрь 2020, 13:41