Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 "Энергетик" мәдәният сараенда капиталь ремонт төгәлләнде: түбә, керү төркеме, вентиляция системасы, бүлмәләр, заллар яңартылды. Республика бюджетыннан борынгы мәдәни учреждениене үзгәртеп кору өчен 334 млн сум бүлеп бирелгән. Объектта эшләрне Феликс Бәхтигәрәев җитәкчелегендәге Чаллының «Медик» компаниясе башкарды.

Мәгълүмати сәясәт һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе яңартылган мәдәният сараеның фотоларын тәкъдим итә.

 Сарайда үзгәрешләр керү юлында ук сизелә.

Гардероб витраж пыяласында эшләнгән. Бина фойесында уңайлы пуфлар һәм яңа көзгеләр барлыкка килде.

 634 урынга исәпләнгән зур зал да үзгәрешләр кичерде. Концерт залында кәнәфиләр реставрацияләнгән. Җиһазның каркасы һәм кәнәфиләрнең төсе элеккечә калды.

Сәхнәдә зур светодиод экран барлыкка килде. Залда аппаратура тулысынча яңартылган.

  Интерьерда 47 ел элек эшләнән мозаиканы реставрацияләгәннәр һәм саклаганнар.

Мәрмәр залда шулай ук ремонт үткәрелде. Монда, гадәттәгечә, Татарстан якташлары ассоциациясе вәкилләренең күргәзмәсе эшли.

Биредә шулай ук фотокүргәзмәләр дә уза.

Тарихи зал шәһәрнең беренче төзүчеләре – Фикрәт Табиев, Рәис Беляев һәм башка бик күп хөрмәтле кешеләр турында истәлекләрне саклый.

Бу бинада шәһәр язмышын хәл итүче мөһим документлар имзаланды. Бүген биредә тантаналы чаралар үткәрелә, шул исәптән ана капиталы сертификатларын тапшыру да.


 Сарайда баллар, юбилейлар һәм башка тантаналы чаралар уза торган купол залы да бар. Дизайн өстендә Яр Чаллы педагогия университетының сәнгать һәм дизайн факультеты студентлары тырышлык куйган.


Моннан тыш, түгәрәкләр үткәрелә торган хореография залларында да ремонт эшләре башкарылды. Бинада "Земляничка" балалар эстрада театры, "Ритм" бию студиясе, "Замана" вокаль ансамбле, "Вольница" ансамбле, өч меңнән артык кеше шөгыльләнә торган ветераннар халык хоры урнашкан.



 Ел саен "Энергетик" мәдәният сараенда кимендә 500 чара уза, анда 24 млн кеше йөри.

Чәршәмбе, 9 сентябрь 2020, 11:35