Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген капиталь ремонттан соң «Энергетик» мәдәният сарае ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев катнашты.

Бәйрәм программасы бинага керү юлында ук башланды. Кунакларны учреждение директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Разаева һәм «Болгар» бию театры артистлары каршы алды.

 Гөлзада Рзаева 42 ел мәдәни учреждениене җитәкли. «Бүген барлык Чаллы халкы өчен зур бәйрәм көне. Чөнки бу Яр Чаллыда 1973 елда барлыкка килгән беренче мәдәният объекты», – диде ул.


Гөлзада Разаева сарайда зур шәһәр һәм республика чаралары: фестивальләр, күргәзмәләр, концертлар үткәрелүе турында сөйләде. 26 клуб оешмасы эшли, шуларның 17се – бушлай.

Бинада "Земляничка" балалар эстрада театры, "Ритм" бию студиясе, "Замана" вокаль ансамбле, "Вольница" ансамбле, өч меңнән артык кеше шөгыльләнә торган ветераннар халык хоры урын алган.

Тантаналы өлештән соң Рөстәм Миңнеханов бинаны капиталь ремонтлау белән танышты. Яңартылганнан соң мәдәният сараеның ничек күренүен монда карарга мөмкин.


Шулай ук Рөстәм Миңнеханов ана (гаилә) капиталы сертификатларын тапшыру тантанасында катнашты. Президент ассызыклаганча, гаилә – дәүләтнең таянычы. "Балалар - безнең киләчәгебез. Бүген яшь гаиләләргә ярдәм итү буенча зур эш алып барыла. Ана капиталы сертификатлары – шуның бер формасы. Хәзер инде беренче бала туганда ук сертификатны алырга мөмкин. Балаларыгыз сезгә бары тик шатлык кына китерсен иде", - диде ул Чаллы гаиләләрен котлап.

Чәршәмбе, 9 сентябрь 2020, 12:37