Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа «Клевер» спорт-сәламәтләндерү комплексында булды. Объектны төзү муниципаль-шәхси партнерлык кысаларында башкарылды. Президент белән бергә бинаны РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина карап йөрде.

Ике катлы спорт-ял итү комплексы 145 кешегә исәпләнгән зур тренажер залыннан, көч җайланмаларының универсаль залларыннан һәм көрәш белән шөгыльләнү өчен заллардан тора.

Спорт комплексының бер тапкыр үткәрүчәнлеге – сәгатенә 600 кеше, тәүлегенә 4 800 кеше.

 Хәзер термаль комплекс урнашачак икенче бинада эшләр дәвам итә. Анда сауна, хаммам, джакузи һәм ачык һавада ел әйләнәсе эшләүче бассейн урнаштырылачак. Термаль комплексны 2021 елда ачу планлаштырыла.

Шулай ук анда ял итү зонасы, балалар бассейны булган балалар күңел ачу зонасы, функциональ диагностика кабинеты, массаж студиясе, фитнес-бар каралган.

Чәршәмбе, 9 сентябрь 2020, 14:06