Якшәмбе, 28 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллы шәһәренең яшьләр белән эшләү идарәсен Айзат Мәхмүтов җитәкләде. Яңа җитәкче исемен шәһәр мэры Наил Мәһдиев "Нур" яшьләр үзәгендә узган "Безнең район – киләчәк образы" проекты сессиясе барышында яңгыратты. "Башлыкның беренче эш көне республиканың яшьләр эшләре министры катнашында "Нур" яшьләр үзәген файдалануга тапшыру белән бәйле. Минемчә, бу – хезмәт эшчәнлегендә аерым бер билге. Әйдәгез, аңа уңышлар телик. Хәерле сәгатьтә!" - диде мэр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, моңа кадәр Айзат Мәхмүтов 29 нчы гимназия директоры вазыйфасында иде. Директор булып эшләгән вакытта гимназиядә укучыларның белем дәрәҗәсе 64%тан 80%ка кадәр үсә, ә югары квалификацион категорияле укытучылар өлеше 28%тан 38,8%ка арта. Хезмәт эшчәнлеген яшьләр идарәсе җитәкчесе 2010 елда Яр Чаллының 7 нче мәктәбендә география һәм биология укытучысы булып эшләүдән башлап җибәрә.

Бер елдан соң 56 нчы мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп билгеләнә. 2013 елда 21 нче мәктәп директоры булып эшли башлый.

Чәршәмбе, 9 сентябрь 2020, 17:40