Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Тантаналы шартларда Яр Чаллы дәүләт педагогия университеты территориясендә барлыкка килгән мини-футбол буенча яңа спорт мәйданчыгы ачылды. Чарада шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев катнашты.

 Уку йортының ректоры Әлфинур Галиәкбәрова билгеләп үткәнчә, яңа спорт объекты – студентлар өчен уку процессында үсү һәм барлык спорт чараларында катнашу өчен яхшы мөмкинлек. Мини-футбол Татарстан Республикасы югары уку йортлары арасында республика спартакиадасы программасына керә.

"Сез яхшы бинада укыйсыз. Менә дигән укытучылар, студентлар командасы. Сез лаеклы белем алып, үз сүзегезне әйтерсез дип уйлыйм. Шәһәр үсә, халык саны буенча без ел саен үсәбез, бик күп яхшы һәм кирәкле спорт объектлары барлыкка килә. Август-сентябрь айларында гына да без өч зур спорт объекты – йөзү бассейны, ябык футбол манежы, яңа боз сарае ачтык. Болар барысы да сез буш вакытыгызда спорт белән шөгыльләнә алсын өчен эшләнә. Моның өчен мөмкинлекләр тудырылган", – дип мөрәҗәгать итте студентларга Наил Мәһдиев.

Пәнҗешәмбе, 10 сентябрь 2020, 13:49