Яр Чаллы дәүләт педагогия университетында өченче буын университетының
13 нче сезонын ачу уңаеннан тантаналы чара узды. Бәйрәм чарасының мәртәбәле кунаклары – Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Пенсия фонды идарәсе
башлыгы, Шәһәр Советы депутаты Эдуард Фәттахов, «Россия пенсионерлары
берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча
төбәк бүлеге идарәсе рәисе Любовь Мишина булды.
Любовь Мишина үз чиратында барысын да уку елы башлану белән котлады. "Сез булдырдыгыз, диванда телевизор карап утырмыйсыз. Без сезнең белән
бергә мөһим дәүләт бурычын үтибез – үзебезне заманча җәмгыять шартларына
яраклаштырабыз. Дөнья тиз үзгәрә. Без инде мәгълүмати технологияләрдән
башка эшли алмыйбыз", - дип ассызыклады ул, быел, пандемиягә карамастан,
муниципаль, Республика күләмендәге компьютер грамоталылыгы буенча
ярышлар да онлайн форматта уздырылуын билгеләп үтте. Алар
нәтиҗәләре буенча пенсионерлар арасында компьютер буенча "Компьютер –
Land 2020" X Бөтенроссия чемпионатында катнашкан Татарстан җыелма
командасы формалаштырылды.
13 нче уку елы башлану уңаеннан өченче буын университетында концерт программасы оештырылды.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 10 сентябрь 2020, 15:13