«Төзүче» стадионында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында Мэр
Кубогына җиңел атлетика буенча шәһәр чемпионаты һәм беренчелеге узды.
Ярышларда 80нән артык кеше катнашты.
Беренчелектә 75, 87, 86, «Өмет», 88 нче коррекция мәктәпләре
укучылары катнашты. Җиңел атлетика буенча ярышларда беренче тапкыр
«Hinomaru» адаптив каратэ клубының Даун синдромлы спортчы балалары көч сынашты. Шулай ук коляскалы спортчылар,
«Яр Чаллы»ның коляскалы шәһәр баскетбол командасы әгъзалары 200 метр
дистанциягә һәм ядрә ыргыту буенча ярыштылар.
Гомумкоманда зачеты нәтиҗәләре буенча 1 урынны Комсомол районы
командасы, 2 урынны Автозавод районы командасы, 3 урынны Үзәк район
командасы яулады.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 11 сентябрь 2020, 08:29