Эшкә урнашудан тыш, чаллылылар һөнәри квалификацияләрен күтәрү өчен социаль контракт төзи алалар. Программа курсларга түләүне күздә тота, ләкин 30 000 сумнан артмый. Шулай ук шәхси эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтелә.
Социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм программасында Чаллыда яшәүчеләр дә катнаша ала. "Кешеләрдә төрле катлаулы хәлләр була. Бу торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычларны, башка түләүләрне, балаларны укыту өчен кирәкле әйберләр сатып алу өчен өлешчә түләү булырга мөмкин", - дип аңлатты Ирина Скрябина.
Социаль контракт төзү өчен социаль яклау идарәсенә мөрәҗәгать итәргә
кирәк. Хәзерге вакытта Яр Чаллыда 230 социаль контракт төзелгән.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 14 сентябрь 2020, 13:31