Бүген Яр Чаллыда балалар сайлау участоклары эшли башлады. Шәһәр
укучылары мәктәп советларының спикерларын сайлыйлар. Узган еллардан
аермалы буларак, быел мәктәп сайлаулары өч көн узачак. Шулай итеп,
оештыручылар барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәргә планлаштыра.
Сайлаулар 66 белем бирү учреждениесендә узачак. Тавыш бирүдә 1-11 сыйныф
укучылары катнаша.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 11 сентябрь 2020, 12:02