Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллының 13 нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреатлары Әминә Вәлиева һәм Руслан Закиров (вокал буенча педагог – Диләрә Камалова) Әлмәт шәһәрендә узган «Звезды из завтра» республика иҗат программасының гала-концертында катнаштылар. Дуэт В. Дзеллиның «Vivo per lei» музыкаль әсәрен тәкъдим итте.

«Звезды из завтра» фестивален оештыручы һәм сәнгать җитәкчесе — La Primavera Казан камера оркестрының баш дирижеры Рөстәм Абязов. Программаның концерт турына Татарстанның биш шәһәре керде. 8-18 сентябрьдә гала-концертлар Бөгелмә, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Буада узачак.

Татарстанның халык артисты әле кышын ук Татарстанның балалар музыка мәктәпләре һәм музыка көллиятләрендә тәрбияләнүчеләрне шәхсән үзе тыңлады, алар La Primavera оркестры белән солистлар сыйфатында чыгарга тиеш иде. Программа 28 сентябрьдә Казанда бөтен Татарстаннан финалистлар катнашында зур концерт белән тәмамланачак.

"Программа яшь музыкантларга һәм аларның педагогларына ярдәм итәргә, аларга академик музыка өлкәсендә үсәргә, камилләшергә һәм җиңүләргә ирешергә этәргеч бирергә тиеш. Без аларга оркестр белән бергә зур сәхнәгә чыгу мөмкинлеге бирәбез. Ә аннары аларның уңышларын һичшиксез күзәтәбез", – дип билгеләп үтте проект җитәкчесе.

Җомга, 11 сентябрь 2020, 17:12