Татарстан Республикасы территориясендә 13 сентябрьдә төнлә һәм иртән
урыны белән томан, көньяк һәм көнчыгыш районнарда урыны белән туфракта - 0 градуска кадәр
кырау төшүе ихтимал.
Яр Чаллыда якшәмбе көнне алмашынучан болытлы һава торышы. Явым-төшемсез.
Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 4-9 м, урыны белән
көчәйгәндә 13 метрга кадәр.
Минималь һава температурасы төнлә +2..+6, туфракта урыны белән -0 градуска кадәр кырау. Көндез максималь һава температурасы +16..+19 градус.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 12 сентябрь 2020, 15:22