Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда дүртенче чакырылыш Шәһәр Советына депутатлар сайлау уза. Тәкъдим ителгән кандидатлар турында шәһәр мэры Наил Мәһдиев Бердәм мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә сөйләде. "Шәһәр Советы 45 депутаттан торачак. 22 депутат бер мандатлы сайлау округлары буенча сайлана. 22 округта безнең 92 кандидат эшли. "Бердәм Россия"-13 кандидат тәкъдим итте, КПРФтан 21 кандидат күрсәтте, "Россия коммунистларны"-17, "Гадел Россия" – 8, үз-үзләрен тәкъдим итүче 33 кандидат. Моннан тыш, сәяси партияләр күрсәткән депутатлыкка кандидатлар исемлекләре буенча Шәһәр Советының 23 депутаты Бердәм сайлау округы буенча сайланачак. Биредә 6 партиядән 65 кандидат тәкъдим ителгән һәм теркәлгән. "Бердәм Россия" – 27 кандидат, "Россия коммунистларны" – 14, КПРФ – 9 , ЛДПР – 6, "Гадел Россия" – 1 кандидат, "Үсеш партиясе" - 8 кандидат".

"Һәр партиянең үз күзәтүчеләре бар. Тавыш бирү һәм тавышларны санау процессын күзәтү мөмкинлеге күрелгән. Күзәтүчеләр җитәрлек", - диде мэр. Наил Мәһдиев шулай ук чаллылыларның сайлауларда, шул исәптән вакытыннан алда тавыш бирүдә активлыгын билгеләп үтте. Бүген Яр Чаллыда 173 сайлау участогы эшли.

Якшәмбе, 13 сентябрь 2020, 13:15