Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Санкт-Петербургта "Выше Крыши" Бөтенроссия яшь гражданнар белем бирү форумы узды, аның кысаларында Росмолодежьның грантлар конкурсы булды. Конкурс нәтиҗәләре буенча #ПростоТанцуй проекты 500 мең сум акча алды. Грант суммасы тавыш аппаратурасы, полиграфик продукция сатып алуга һәм транспорт чыгымнарына юнәлдереләчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Просто Танцуй» социаль-мәдәни проекты авторы - «Атмосфера» коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесе Алексей Володин, берничә ел дәвамында тормышка ашырыла. Төп максат: кешеләрне музыка ишетергә, салмак кына, әмма бию сәнгатенә ышанычлы адымнар ясау һәм иң мөһим нәтиҗәләрнең берсе – проектны тәмамлаучыларны шәһәрнең иҗат коллективларына җәлеп итү. Алексей Володин Татарстан Республикасы делегациясе составында грантлар конкурсында бердәнбер җиңүче булды. #ПростоТанцуй проекты 2018 елда Президент грантлары конкурсында җиңү яулаган иде инде.

Дүшәмбе, 14 сентябрь 2020, 10:10