Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Бүген Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны, Автозавод районында яшәүче Любовь Ивановна Юшкова котлаулар кабул итте.

Любовь Ивановна Кукмара авылында эшчеләр гаиләсендә туа. Җиде сыйныф тәмамлый. 1941 елда хисапчылар курсларында белем ала. Сугыш вакытында Кукмара тегү фабрикасында хисапчы, шулай ук колхозның авыл хуҗалыгы хезмәтләрендә хисапчы булып эшли. Сугыштан соң кияүгә чыга, ире белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Любовь Ивановнаның ике оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. Яр Чаллыга 2005 елда килгән. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, юбилей медальләре һәм предприятиеләрнең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

#ПобеднаяЭстафета75, #увойнынеженскоелицо

Сишәмбе, 15 сентябрь 2020, 12:05