Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге
хәбәр иткәнчә, хәзер РПФ контакт-үзәге операторларына
8-800-600-0357 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк республика буенча күп каналлы номер +7 (843) 279-27-27 гамәлдә булган иде. Пенсия фонды бүлегенең контакт-үзәге бөтен республика буенча мөрәҗәгатьләрне үзәкләштерү һәм гражданнарга телефон хезмәте күрсәтүнең нәтиҗәлелеген арттыру максатыннан 2016 елда оештырылды. Проектны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле республика гражданнарыннан 600 меңгә якын шалтырату кабул ителде. Көн саен контакт-үзәк белгече 120гә якын шалтырату кабул итә, һәр граждан буенча мөрәҗәгатьләрнең базасын һәм тарихын формалаштыра.
Контакт-үзәк ярдәмендә татарстанлылар РФ Пенсия фонды компетенциясенә
керүче барлык мәсьәләләр буенча аңлатмалар, шулай ук пенсия белән тәэмин
итү буенча шәхси консультация ала алалар.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 17 сентябрь 2020, 17:07