Татарстан Республикасы территориясендә 16 сентябрьдә иртән, көндез һәм
кич урыны белән секундына 15-20 метр тизлектә көчле җил көтелә.
Яр Чаллыда аязучан болытлы һава. Урыны белән бераз яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан,
төнлә 7-12, көчәйгәндә секундына 15 метрга кадәр тизлектә; иртән-көндез 9-14 метр, көчәйгәндә
секундына 15-20 метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +4..+7˚. Һаваның
максималь температурасы көндез +10..+13˚.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Сишәмбе, 15 сентябрь 2020, 15:19