Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны Виктор Ильич Радостев 90 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Виктор Ильич Пермь өлкәсе Кизилово районы Луневка авылында эшчеләр гаиләсендә туа. Урта мәктәпнең җиде сыйныфын тәмамлый. Сугыш вакытында якын-тирә совхоз басуларында эшли. Сугыштан соң Оренбург өлкәсенә күчеп килә. Заводка слесарь укучысы булып урнаша. Аннары ФЗОга җибәрелә, аны тәмамлагач, бөтен курс белән Түбән Тагилга юнәләләр. Аннары Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән соң Түбән Тагилга кайта, хәрби заводка слесарь булып урнаша.

1954 елда өйләнә, бәхетле никахта ике бала тәрбияләп үстерәләр. 1974 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Агрегат заводына слесарь-ремонтчы булып эшли һәм лаеклы ялга да шуннан чыга. Яшьләр бригадасының лаеклы остазы булып тора. Бүген ветеранны ике оныгы һәм ике оныкчыгы сөендерә.

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, Октябрь Революциясе ордены, Ленин ордены, «Хезмәт ветераны» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

#ПобеднаяЭстафета75

Сишәмбе, 15 сентябрь 2020, 17:03