Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең «Игелек кыл» хәйрия акциясе кысаларында күп балалы гаиләләргә планшетлар тапшырылды. Тантаналы чарага биш бала тәрбияләүче өч гаилә чакырылган иде. Алар-Александр Владимирович һәм Ирина Ивановна Гусаревалар, Ленар Рифат улы һәм Ландыш Заһит кызы Шәеховалар, Роман Владимирович һәм Яна Марат кызы Чебневалар гаиләләре.  Кунакларны мэр урынбасары Флера Андреева, Шәһәр Советы депутатлары Венера Туктарова һәм Жанна Хәлиуллина сәламләде.

Билгеләп үтик, күп балалы әниләр балалар бакчаларында тәрбиячеләр булып торалар: «Тәрбияче – ул күп җылылык, игелек таләп итә торган үзенчәлекле һөнәр. Сәламәт булыгыз, ә балалар шәһәребез, республика һәм илебезнең лаеклы гражданнары булып үссен», – диде Флера Андреева.
Депутат хатын-кызлар гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Ирина Гусарева 26 нчы «Ләйсән» балалар бакчасында эшли.

 104 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Ландыш Шәехова шәһәрнең мәгариф системасында 21 ел эшли.

108 нче «Бәхетле балачак» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Яна Чебневаның педагогик эш стажы - 10 ел.

Татарстанда "Игелек кыл" акциясе кысаларында барлыгы 55 гаиләгә планшетлар тапшырылды. Алар барысы да биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбиялиләр.

Сишәмбе, 15 сентябрь 2020, 17:26