Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
Шәһәрнең Үзәк районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарын юбилей белән котладылар. Виктор Федорович Бабинцевка – 90, Иван Илларионович Диевка 95 яшь тулды. Аларга Россия президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән бүләкләр һәм котлаулар тапшырылды. Виктор Федорович Киров өлкәсенең Березовка авылында туа. Сугыш елларында аяк киеме комбинатында эшли. 1950 елдан 1953 елга кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән соң Свердловск өлкәсендә геологик разведка партиясендә хезмәт куя. 1970 елда Яр Чаллыга күчеп килә. Пенсиягә чыкканчы «КАМАЗ» ГАҖдә геодезист булып эшли.

Виктор Федорович ике бала тәрбияләп үстергән, ике оныгы һәм ике оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Иван Илларионович ТАССРның Мамадыш районы Чупай авылында туа. Урта мәктәпнең 6 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында Беренче Белоруссия фронты составында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Өч тапкыр яраланган. 1945 елда туган авылына әйләнеп кайта. Пенсиягә чыкканчы җирле тегермәндә эшли. 1946 елда өйләнә. 2007 елда Яр Чаллы шәһәренә күчеп килә. Иван Илларионович алты бала тәрбияләп үстергән. Ветеранның тугыз оныгы һәм биш оныкчыгы бар. I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Дан орденнары, «1941-1945 еллар фронтовигы» истәлек билгесе, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Чәршәмбе, 16 сентябрь 2020, 10:49