Якшәмбе, 22 декабрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

5 октябрьдә Яр Чаллыда «ҖырлаОке» музыкаль конкурсы старт ала. Анда югары һәм һөнәри белем бирү оешмалары студентлары һәм шәһәр уку йортларының өлкән сыйныф укучылары катнаша ала. Команда составында биш кеше. Һәр команданың исеме һәм капитаны булырга тиеш. Катнашу өчен гаризалар 1 октябрьгә кадәр электрон адреска кабул ителә: mizgel1919@mail.ru. Музыкаль бәйге өч этапта узачак. Беренче этап – 5 октябрьдә 16:00 сәгатьтә; икенче –12 октябрьдә 16:00 сәгатьтә; финал этабы-19 октябрьдә 16:00 сәгатьтә.

Беренче этапта түбәндәге биремнәр каралган: "Караоке-баттл" – командаларга алдан әзерләнгән җырны  башкарасы була. "Билгеле бер тематикадагы җырны искә төшер " – командаларга билгеле бер тема бирелә. Шул тема буенча кем күбрәк җыр атый ала. "Көйне тап" - кечкенә генә өзек яңгыраганнан соң, командалар аның нинди җыр булуын белергә тиеш.


Пәнҗешәмбе, 17 сентябрь 2020, 10:16