Яр Чаллыда кулдан эшләнгән әйберләрнең онлайн ярминкәсе. Ул
бүгеннән башланды һәм 1 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Ярминкәнең максаты әйберләрне сату түгел, ә алмаштыру. Осталардан һәм үз
куллары белән ясалган эшләнмәләр кабул ителә. Эшләнмәләр сатылмаячак.
Алар авыр тормыш хәлендә калган өлкән яшьтәге кешеләр өчен беренче
чиратта кирәк-ярак товарлары белән алышыначак.
Ярминкәне "Заман" яшьләр үзәге, "Яшүсмер" яшьләр клублары үзәге, шәһәр
предприятиеләре һәм оешмаларының эшләүче яшьләр советы оештыра.
Барлык эшләнмәләр белән сылтама буенча узып https://vk.com/event195913791?z=album-19591ВКонтакте төркеме альбомында танышырга мөмкин.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Пәнҗешәмбе, 17 сентябрь 2020, 15:33