Якшәмбе, 22 декабрь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях
 Бөек Ватан сугышы ветераны Кашафетдин Шәймөхәммәт улы Дәүләтшинга 90 яшь тулды. Россия президенты Владимир Путин һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлау һәм бүләкләрне юбилярга Комсомол районы башлыгы урынбасары Татьяна Скибина тапшырды. Кашафетдин Шәймөхәммәт улы ТАССРның Тукай районы Иске Абдул авылында туа. Урта мәктәпнең 7 сыйныфын тәмамлый. Сугыш елларында колхозда авыл хуҗалыгы эшләрендә йөри. 1956 елда өйләнә һәм хатыны белән Яр Чаллыга күчеп килә. Лаеклы ялга чыкканчы «Стройкран» предприятиесендә механизатор булып эшли. Ветеранның ике баласы һәм дүрт оныгы бар.
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 17 сентябрь 2020, 16:00