Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Картиналар галереясендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан сәнгате» республика күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Бөгелмә, Түбән Кама, Лениногорск, Алабуга һ.б. катнашучыларның географиясен үз эченә ала. Күргәзмәне Татарстан Рәссамнар берлеге һәм аның җитәкчесе Илнур Сираҗиев оештыра.

Экспозициядә танылган осталар: Валерий Скобеев, Олег Кульпин, Мадияр Хаҗиев, Земфира Бикташева, Виктор Анютин һәм башка сәнгать әһелләренең әсәрләре тәкъдим ителә. Күргәзмәдә яшь рәссамнарның эшләре дә урын алган. Барлыгы республиканың 50дән артык авторыннан 130 сәнгать әсәре тәкъдим ителгән.

Эшләр төрле техникаларда башкарылган: басма графика, станок рәсемнәре, скульптура, агачтан кисеп, алтын кулъязма рәвешендә. Күргәзмәнең төп темалары –Татарстан Республикасының барлыкка килүе, татар халкының тарихы һәм мәдәнияте, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары. Биредә заманча шәһәр киңлекләрен һәм авыл җирлегендәге панорамаларны, Хезмәт Геройлары образларын, көнкүреш әйберләрен, халык бәйрәмнәрен һәм ярминкәләрен күрергә мөмкин. Сәламләү сүзе белән Илнур Сираҗиев, Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Румил Кәрамиев, шулай ук рәссамнар – «Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге» төбәк бүлекчәләре вәкилләре чыгыш ясады.
"Болгар" бию театры солистлары чыгышы әлеге чарага аеруча ямь өстәде.

Җомга, 18 сентябрь 2020, 09:11