Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы президенты вазыйфасына кереште. Инаугурация тантанасы Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Дәүләт концертлар залында узды.  Ул Россия һәм Татарстан Конституцияләре белән ант бирде, шуннан соң ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Миңнехановның рәсми рәвештә вазыйфасына керешүе турында игълан итте. Чарада шулай ук шәһәр мэры Наил Мәһдиев, район башлыклары, Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе катнашты.

Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинның Татарстан башлыгы адресына котлавын РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин укыды.

"Татарстан Республикасы президенты вазыйфасына керешүе белән ихлас котлауларымны кабул итегез. Күп еллар сез республиканы уңышлы җитәклисез. Анда яшәүчеләрнең зур хөрмәтеннән файдаланасыз. Моңа ачык мисал – сайлауларда сезгә ярдәм иткән кешеләрнең ышанычы. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, җаваплылык, энергиягез нәтиҗәсендә Татарстан динамик рәвештә үсә, күп кенә социаль-икътисадый күрсәткечләр һәм инвестицион җәлеп итүчәнлек дәрәҗәсе буенча алдынгы позицияләрне били. Биредә Алабуга, Иннополис, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре, заманча технопарклар эшли. Нефть эшкәртү, нефть химиясе комплексларында, автомобиль төзелешендә эре проектлар гамәлгә ашырыла. Сез мәгълүмати технологияләр, фән һәм мәгариф, мәдәният һәм спорт үсешенә аерым игътибар бирәсез. Сезнең өстенлекләрегез арасында республика халкының, аның күп санлы кунакларның уңайлылыгы һәм иминлеге булуы бик мөһим. Сез ирешелгәннәрегез алдында тукталмассыз дип ышанам. Алга таба да тырышып эшләячәксез, регионның икътисадый һәм фәнни потенциалын, аның туристларны җәлеп итүчәнлеген ныгытачаксыз. Алга таба да Татарстан Республикасы чәчәк атсын өчен барысын да эшләячәксез. Билгеләнгән планнарны тормышка ашыруда уңышлар, нык сәламәтлек һәм иминлек телим", - диелә котлауда.

Җомга, 18 сентябрь 2020, 11:15