Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 19-20 сентябрь көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә «Камада әкиятләр» дигән сәнгать һәм яңа туган якны өйрәнү фестивале оештырыла. Чарада чаллылылар горизонталь театрның арт-резиденцияләре, график репортаж (документаль комикс) һәм Чаллы дизайнының нәтиҗәләрен карый алачак. Фестиваль кунакларын шулай ук инструменталь концерт, биюләр һәм җирле шагыйрьләр әсәрләренә музыкаль перформанс, печенье, шоколад ясау буенча мастер-класслар көтә.

Хәзерге заман сәнгате һәм туган якны өйрәнү фестивале «Метро» мәдәни-белем бирү платформасында узачак. Керү ирекле. Мастер-классларга һәм спектакльләргә теркәлү skazkinakame.ru сайтында уза.

Фестиваль программасы белән монда танышырга була.

Шимбә, 19 сентябрь 2020, 11:34