Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда Габдулла Тукай исемендәге яр буеның "Төзүче" һәм Ипподром территориясендә оештырылган көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итте.

Татарстан Республикасының 13 районыннан барлыгы 1600 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән. Ярминкә мәйданнарына зур күләмдә бәрәңге, суган, чаллылыларда зур ихтыяҗ тудырган ит китерелде. Тукай муниципаль районы «Төзүче» стадионының ярминкә мәйданында концерт программасы оештырды. Башкарма комитет хезмәткәрләре ярминкә мәйданчыкларында дежур тордылар, тәкъдим ителгән бәяләрне күзәттеләр.

Ярминкә мәйданчыкларында Татарстан кулланучылар берлегенең сәүдә һәм техник коралландыру буенча идарәсе рәисе урынбасары Дамир Җамалиев булды.

Киләсе ярминкәләр 26 сентябрьдә узачак.

Шимбә, 19 сентябрь 2020, 15:07