Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллылыларга 2021дән һәм 2035 елга кадәрге чорга Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеген җылылык белән тәэмин итүнең актуальләштерелгән схемасы проекты тәкъдим ителә. Әлеге проект буенча тәкъдимнәр Башкарма комитетның Шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү идарәсендә 2020 елның 14 октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Х.Туфан пр., 23 йорт, 431 кабинет.

Проект буенча ачык тыңлаулар үткәрү датасы турында өстәмә хәбәр ителәчәк. Проект белән биредә танышырга мөмкин.

Дүшәмбе, 14 сентябрь 2020, 09:30