Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллыда 1 октябрьдән өлкән буын декадасы старт ала. Өлкән яшьтәге чаллылылар хөрмәтенә планлаштырылган чаралар турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде.

Декаданы ачу тантанасы 1 октябрь көнне 15:00 сәгатьтә «Энергетик» мәдәният сараенда узачак. Чаллы өлкәннәре хөрмәтенә шәһәрнең барлык районнарында концертлар оештырылачак. Автозавод районында бәйрәм 1 октябрьдә, Комсомол районында - 4 октябрьдә, Үзәк районында 7 октябрьдә узачак. 8 октябрьдә Үзәк районында «Өченче яшь Олимпиадасы», Автозавод районында шахмат-шашка турниры, Комсомол районында волейбол буенча халыкара турнир оештырылачак. 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр ялгыз яшәүче өлкәннәр өчен «Забота» акциясе үткәреләчәк. Шул ук чорда «Нам года – не беда» дип исемләнгән өлкәннәр иҗаты фестивале дә узачак.

Өлкән яшьтәгеләр өчен чаралар мәгариф учреждениеләрендә, шәһәр предприятиеләрендә, мәдәният, спорт һәм социаль яклау учреждениеләрендә узачак.

Бүген Яр Чаллыда яшь буенча 132 805 пенсионер яши, аларның 36 194е – эшчеләр. Өлкән буын гражданнарының өлеше 27% тәшкил итә. Шуларның 1235е тыл хезмәтчәне, 51е Бөек Ватан сугышы ветераны, 15е Бөек Ватан сугышы инвалиды, 10сы Ленинград блокадасында катнашкан, 39ы фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыны.

Чәршәмбе, 30 сентябрь 2020, 09:26