Азнакай шәһәрендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында узган җиңел
атлетика буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм Беренчелеге узды.
Яр Чаллының җыелма командасын 9 коррекция мәктәбе (69, 86 һәм 88 нче мәктәпләр) һәм 4 өлкән спортчы тәкъдим итте.
Ярышлар программасына спорт дисциплиналарының дүрт төре керде: урыннан озынлыкка сикерү, спринтер йөгереше, марафон йөгереше, ераклыкка ядрә ыргыту.
Чаллы спортчылары 29 медаль яулады: 11 алтын, 11 көмеш һәм 7 бронза.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 21 сентябрь 2020, 12:51