Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәрендә «Без бер агач тармаклары» дип аталган Татарстан Республикасы фин-угыр халыкларының VI халык иҗаты фольклор фестивале узды.

Фестивальне масштаблы пролог ачып җибәрде, аның барышында «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты коллективы «Болгар» бию театры белән берлектә йөрәк формасында тезелеп бастылар. Ачылу тантанасы ахырында фестиваль гимны яңгырады, аның тексты фин-угор телләрен үз эченә ала, алар да, «бер агач тармаклары» кебек үк, уртак тамырларга ия.

 Амфитеатр сәхнәсендә сәламләү сүзе белән рус, татар, удмурт, мари һәм мордва телләрендә бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары чыгыш ясады. Чарада Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов та катнашты.

Мөхтәрәм кунакларны җырлар, биюләр һәм милли ризыклар белән һәр этник төркем вәкилләре каршы алды. Бу көнне сәхнәдә чаллылылар һәм шәһәр кунаклары Татарстанның иҗат коллективлары һәм «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты коллективларының иң яхшы номерларын күрә алдылар: "Зардон" удмурт халык ансамбле, "Моро" мордва вокаль ансамбле, «Мари сэм» мари халык ансамбле.
Фестивальдә катнашучылар үз осталыкларын күрсәттеләр: Балтач муниципаль районыннан «Вуюись» фольклор ансамбле, Кукмара районыннан «ИНВОЖО» удмурт халык фольклор ансамбле, Баулы районыннан «Зардон» удмурт халык фольклор ансамбле, Казаннан «Бурдомурт» удмурт ансамбле, Балтач муниципаль районыннан «Шулдыр жыт» удмурт халык ансамбле, Менделеевск районыннан  «Вожайка» халык фольклор ансамбле, Әгерҗе районыннан «Зарни сизьыл» фольклор ансамбле, Чаллыдан «Бисеринка» бию ансамбле, Марий Эл Республикасыннан «Мари Эл» Дәүләт бию ансамбле һәм башкалар. Алар җыр һәм бию культурасы, мордва, мари һәм удмурт халыкларының традицион йолалары һәм гореф-гадәтләре белән таныштырдылар.

Фестиваль барышында халык этник колориты булган сувенир продукция күргәзмәсе һәм пилмән фестивале оештырылды, анда төрле җитештерүчеләрдән уникаль рецептлар буенча әзерләнгән пилмән, пәрәпәч һәм башка ризыклар татып карарга мөмкин иде.

Һәр катнашучы тәмле бүләкләр уйнатуда катнаша алды. Фестивальнең төп призы-еллык он запасы.

Дүшәмбе, 21 сентябрь 2020, 15:15