Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәренең 36 нчы инновацион технологияләр лицее укучылары WorldSkills яшь профессионалларының Бөтенроссия Чемпионатының йомгаклау этабында җиңүгә лаек булдылар.

 Аристарх Александров һәм Игорь Петров, «Мобиль робот техникасы 14+» компетенциясендә җиңүче булдылар, ә Роман Кротов һәм  Арслан Гареев «Мобиль робот техникасы 12+» компетенциясендә икенче урынны яуладылар. Моннан тыш, Полина Скрыпникова 3 нче урынны алды һәм «Кече сыйныфларда укыту» компетенциясендә бронза призер булды.

Инновацион технологияләр лицее укучылары чемпионатта беренче ел гына катнашмый. Быел чемпионатның республика этабы нәтиҗәләре буенча балалар Татарстан Республикасын «Мобиль робототехника», «Мобиль робототехника юниорлар», «Кече сыйныфларда укыту» финал ярышларында 3 компетенциядә тәкъдим иттеләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Полина Скрыпникова әле 9 нчы сыйныф укучысы буларак, укыту күнекмәләре булмаса да, педагогия көллиятләре студентлары белән лаеклы ярышкан. Быел ул 9 нчы сыйныфны тәмамлый һәм Казан педагогия көллиятенә укырга керә. Ярышларның барлык этапларын да, Бөтенроссия финалыннан тыш, ул лицей укучысы буларак узды һәм бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Аларның тренерлары Нина Трофимова, Дмитрий Фомин, Ләйлә Адилова җиңүгә зур өлеш керттеләр. Илдәге эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, яшь профессионаллар чемпионатының финалы дистанцион форматта узды һәм 19 сентябрьдә нәтиҗәләр ясалды.

Игорь Петров һәм  Аристарх Александров

Роман Кротов

Гареев Арслан


Дүшәмбе, 21 сентябрь 2020, 15:37