Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

«Шәһәр укучылар Советы» балалар иҗтимагый оешмасы, укытучылар көненә багышланган «Аңлаучы укытучы» шәһәр конкурсына старт бирде. Традицион бәйге ике этапны үз эченә ала.

Мәктәп этабында мәктәп үзидарәсе активистлары конкурсант-укытучылар турында мәгълүмат стенды әзерләделәр, укучылар әти-әниләре белән бергә үз белем бирү учреждениеләрендә иң аңлаучы укытучыны сайладылар. Быел иң яхшы укытучы өчен тавыш бирү вакытында кешеләрнең күпләп җыелуын булдырмау өчен, күп кенә мәктәпләр онлайн форматка өстенлек бирде.

«Аңлаучы укытучы» конкурсының мәктәп этапларында 321 укытучы катнашты, алар арасында башлангыч сыйныф укытучылары һәм фән укытучылары да бар иде. Финалистлар арасында тәҗрибәле укытучылар да, яшь белгечләр дә шактый. Мәктәп этапларында җиңүчеләр үз мәктәпләрен шәһәр этабында тәкъдим итәчәк. Узган елдагы кебек үк, 30 сентябрьгә кадәр шәһәрнең иң аңлаучы исеменә лаек укытучы өчен онлайн-тавыш бирү оештырылачак. Җиңүче 5 октябрь – Укытучылар көнендә игълан ителәчәк.

Дүшәмбе, 21 сентябрь 2020, 16:01