Метеопрогноз нигезендә 22 сентябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан
Республикасы территориясендә урыны белән көчәйгәндә секундына 15-18
метрга кадәр көчле җил көтелә.
Яр Чаллыда алмашынучан болытлы һава фаразлана. Төнлә һәм көндез бераз яңгыр. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, көньяк-көнбатышка таба секундына 8-13 метр тизлектә тизлектә, урыны белән 15-18метрга кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +4..+7 градус, максималь һава температурасы көндез +12..+15 градус тәшкил итәчәк.
Һава шартлары белән бәйле берәр нинди бәла-каза килеп чыккан очракта һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм
чакыру номерына – «101,112» мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шалтыратулар тәүлек
әйләнәсенә стационар һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843)
288-46-96.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Дүшәмбе, 21 сентябрь 2020, 16:15