Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Яр Чаллы җирле бүлекчәсенең XXXVI конференциясе узды. Чара татар драма театрының яңа бинасында оештырылды. Конференциядә 174 делегат катнашты. Алар – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Шәһәр Советы депутатлары, Башкарма комитет җитәкчеләре һәм урынбасарлары, предприятие, учреждение, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре, «Бердәм Россия» партиясе тарафдарлары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре.

Партиянең җирле бүлегенең соңгы биш елдагы эш нәтиҗәләре турында Яр Чаллы шәһәре мэры, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Наил Мәһдиев сөйләде.

"Билгеле бер икътисадый авырлыкларга карамастан, Яр Чаллы шәһәре үсеш кичерә. Яңа юллар, социаль-мәдәни өлкә объектлары төзелә, йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары ремонтлана. Федераль үзәк, Татарстан Республикасы, муниципаль финанс ресурслары ярдәме белән без 100 кмдан артык юлны тәртипкә китерә алдык. Соңгы биш елда юлларны ремонтлауга һәм карап тотуга 12 млрд сумнан артык акча җәлеп итүгә ирештек. Быел без Машина төзелеше урамы буенча капиталь ремонтны төгәлләдек, автомобиль юлларын тәртипкә китердек, Залесный проспекты буенча автомобиль юллары төзедек. «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» программасы буенча эшләр дәвам итә. Бу – 69 һәм 63 микрорайоннарда яңа юл төзелеше, Машина төзелеше урамы һәм Раскольников урамнарында юл төзүне дәвам итү. Әлеге проектларның барысы да өлешчә тормышка ашырылган. Бу безнең сайлау алды программасы, ул әле дә тормышка ашырылып килә», – дип билгеләп үтте Наил Мәһдиев үз чыгышында.

Аннары яңа дүртенче чакырылыш Шәһәр Советы депутатлары арасыннан шәһәр мэры кандидатурасы өчен тавыш бирделәр. Партиядән ике кандидат тәкъдим ителде. Бу – ˜шәһәрнең хәзерге мэры Наил Мәһдиев һәм Пенсия фондының Чаллыдагы бүлеге башлыгы Эдуард Фәттахов.

Шәһәр мэры вазыйфасына кандидатура яшерен тавыш бирү юлы белән сайлана.

 Күпчелек тавыш Наил Мәһдиев өчен бирелде. Ул ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәтен җиткерде: "Минем белән бергә мөһим социаль-икътисадый мәсьәләләрне хәл итү планында зур җаваплылык алдыгыз дип уйлыйм. Алда шәһәребез файдасына көндәлек мәшәкать торачак", - диде Наил Мәһдиев. Моннан тыш, конференция барышында партиянең яңа әгъзаларына партия билетлары тапшырылды.

Дүшәмбе, 21 сентябрь 2020, 17:52