Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Ай саен яки бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен мөрәҗәгать итәргә өлгермәгән Чаллы гаиләләренә 1 октябрьгә кадәр гариза бирергә кирәк. Сүз 3 яше тулмаган һәм 3тән 16 яшькә кадәрге балалар өчен түләүләр турында бара. Бер тапкыр бирелә торган түләү турында гариза дәүләт хезмәтләре порталы аша, КФҮтә яки РПФ идарәсенең клиентлар хезмәтенә 30 сентябрьгә кадәр тапшырылырга тиеш.
Гаризада, мөрәҗәгать итүче һәм түләү бирелә торган баланың белешмәләреннән тыш, кредит оешмасы реквизитларын һәм гариза бирүченең исәп-хисап номерын күрсәтергә кирәк. Түләү башка зат хисабына башкарыла алмый. Бернинди өстәмә документлар да тапшырырга кирәк түгел.

3 яше тулмаган яисә 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге баларның опекуннары яки попечителләре гаризаны күпфункцияле үзәккә яисә Пенсия фондының клиентлар белән эшләү хезмәтенә барып бирергә тиеш. Гариза белән мөрәҗәгать итүченең шәхесен һәм опекунның вәкаләтен раслаучы докуметлар да кирәк булачак.

Тулырак мәгълуматны Татарстан Пенсия фонды бүлекчәсенең контакт- үзәге 8-800-600-0-357 телефоны буенча алырга мөмкин.

Дүшәмбе, 28 сентябрь 2020, 16:52