Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Бүген мэриядә халык санын алуга әзерләнү һәм уздыру буенча комиссиянең чираттагы утырышы булды, анда адреслы хуҗалыкны тәртипкә салу һәм исәпкә алу персоналын сайлау мәсьәләләре каралды. Әйтергә кирәк, Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр узачак. Яр Чаллыда 162 стационар исәпкә алу участогы оештырылачак. Хәзерге вакытта халык санын алу вакытында өйләреннән читтә исәпкә алуны узарга теләүче халык өчен ачык булачак биналар исемлеген сайлау бара.

Халык санын алуның төп яңалыгы – Россия халкы тарафыннан Gosuslugi.ru дәүләт хезмәтләре порталында электрон исәпкә алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге. Торак биналарны карап чыкканда исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлардан файдаланачак.

Шулай ук исәпкә алу участокларында, шул исәптән «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәкләре биналарында да исәпкә алу узарга мөмкин булачак.

Сишәмбе, 22 сентябрь 2020, 15:31