Мы в социальных сетях

Бүген Яр Чаллыда дүртенче чакырылыш Шәһәр Советының беренче сессиясе узды. Чарада Татарстан Республикасы премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе – шәһәр мэрын сайлау иде. Шәһәр башлыгы вазыйфасына ике кандидат тәкъдим ителде: хәзерге вакытта  Яр Чаллы шәһәре мэры булып торучы Наил Мәһдиев һәм яңа сайланган Шәһәр Советы депутаты Харис Шәрәфуллин. Алар икесе дә  үз программалары белән чыгыш ясадылар.

"Сүз дә юк, без сезнең белән – Шәһәр Советы депутатлары, ТР президенты, Хөкүмәт ярдәме белән билгеләнгән барлык бурычларны гамәлгә ашырачакбыз. Узган вакыт эчендә, сезнең белән бергә эшләп,  күп кенә федераль, республика, муниципаль программаларны гамәлгә ашыра алдык. Яр Чаллы соңгы елларда актив үсә. Икътисад, алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе, кече бизнес үсеш алган. Яр Чаллы шәһәрендә булырга тиешле уңай тенденцияләрне депутатлар корпусының яңа составына беркетергә кирәк", - диде Наил Мәһдиев.

Харис Шәрәфуллин үз тәкъдимнәрен җиткерде. Аерым алганда, ул сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм тулаем бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә адреслы ярдәм күрсәтүне көчәйтергә кирәклеген билгеләп үтте. "Моннан тыш, безгә социаль найм өчен торак төзү программасы кирәк. Хезмәт хакы уртачадан бераз түбәнрәк булган яшь гаиләләр формаль рәвештә ярлылар санала. Акчаларының күп өлеше арендалаган фатирлары яки ипотека түләүгә китеп бара. Кешеләр еллар буе акчаны янга калдырырга мәҗбүр. Моның белән без шәһәргә белгечләрне, бигрәк тә медицина хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләсен хәл итә алыр идек".

Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Яр Чаллы мэры итеп Наил Мәһдиев сайланды. Аның кандидатурасын 35 депутаттан 32 депутат хуплады (бер бюллетень дөрес түгел дип танылды).

Чаллы вәкиллекле органының яңа составын Алексей Песошин котлады: "Хөрмәтле депутатлар, бүгенге утырышның көн тәртибендә мөһим мәсьәләләр, шул исәптән шәһәр мэрын сайлау да бар. Беренче затның абруеннан, тәҗрибәсеннән, нәтиҗәлелегеннән һәм максатчанлыгыннан территориянең һәм аның халкының алга таба иминлеге бәяләнә. Шәһәрдә абруйлы лидер-муниципаль берәмлек башлыгы җитәкчелегендә җирле үзидарәнең нәтиҗәле командасын формалаштыру бик мөһим. Яр Чаллы шәһәре мэры вазыйфасына Наил Гамбәрович Мәһдиев кандидатурасы тәкъдим ителде. Сез аны бик яхшы беләсез. Шушы көннәрдә генә аның шәһәрне җитәкләвенә алты ел тулды. Бу еллар эчендә ул үзен катлаулы мәсьәләләрдә хәл итәргә сәләтле принципиаль җитәкче буларак күрсәтте, хакимиятнең төрле дәрәҗәләрендә шәһәр һәм аның халкы мәнфәгатьләрен кыю һәм үҗәт якларга сәләтле. Сезнең ярдәм белән Наил Гамбәрович киләчәктә дә муниципаль берәмлек алдында торган барлык бурычларны уңышлы башкарып чыгачагына шик юк", - диде Алексей Песошин.

Чәршәмбе, 23 сентябрь 2020, 11:55