Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 VESA System проекты командасы Pulsar Venture Capital акселерация программасын уңышлы тәмамлады. 14 илдән килгән 260 гариза арасыннан 10 технологик стартап сайлап алынды. Финал презентациясе нәтиҗәләре буенча сигез җиңүче арасында 24 млн сум бүленде. Инвестицияләр алган акселерация программасын тәмамлаучыларның берсе – Чаллы Бизнес-инкубаторы резиденты. "Сигез кешедән торган команданы бу җиңү бик илһамландырды. Алынган инвестицияләрне без сертификацияләүгә, яңа продуктларга һәм сатуларны үстерүгә юнәлдерергә ниятлибез. Чаллыда үз продуктыбызны эшлибез, шуңа күрә "КАМАЗ" ААҖ ярдәменә өметләнәбез", - дип билгеләп үтте VESA System компаниясенә нигез салучы Руслан Галеев.

Pulsar VC нан 3 миллион сум проектка беренче тышкы инвестицияләр булды, элек үз акчалары гына җәлеп ителде, шуңа күрә VESA System командасы үз стартапын үстерүне тизләтергә һәм киләчәктә халыкара базарларга чыгарга планлаштыра. VESA System – коммерция транспорты өчен төп йөкләнешләрне үлчәү һәм тикшереп тору борт системасы http://vesasystem.ru/.

Проект Бизнес-инкубаторга 2020 елның мартында 41нче сайлап алу узды.

Чәршәмбе, 23 сентябрь 2020, 10:38