Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары итеп Шәһәр Советы депутаты Ирина Сәгыйдуллина билгеләнде. Кандидатураны Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге IV чакырылыш Шәһәр Советының беренче утырышы барышында шәһәр мэры Наил Мәһдиев яңгыратты. Шәһәр Советы депутатлары тәкъдим ителгән кандидатураны бертавыштан хупладылар.

Ирина Сәгыйдуллина Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетында 1995 елдан бирле эшли. Хезмәт биографиясен Яр Чаллы шәһәре мэриясенең финанс идарәсе секретаре булып башлый. 2011 елда Башкарма комитетның финанс идарәсе башлыгы урынбасары итеп билгеләнә. 2018 елдан – Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, финанс идарәсе башлыгы.

Чәршәмбе, 23 сентябрь 2020, 12:44