Мы в социальных сетях

Наил Мәһдиев Яр Чаллы мэры итеп сайланды. Бүген дүртенче чакырылыш Шәһәр Советының беренче сессиясе барышында депутатлар арасында яшерен тавыш бирү булды. Утырышта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Наил Мәһдиев үзенең программалы чыгышында якындагы биш елга шәһәрнең үсеш планнарын тәкъдим итте. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, шәһәр икътисады үсешендә "Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе зур роль уйный: "Яр Чаллы шәһәренең алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе Россия Федерациясендә иң эре һәм төп күрсәткечләр: җәлеп ителгән инвестицияләр, булдырылган эш урыннары саны буенча лидерлар исәбендә тора. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, 15,9 млрд сумнан артык инвестицияләр җәлеп ителгән һәм 5 787 эш урыны булдырылган. 4 млрд сумнан артык төрле дәрәҗәдәге бюджетларга салым түләнде, шуларның 186 млн - шәһәр бюджетына. Сүз дә юк, «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе алдагы биш елга яхшы перспективалары, яхшы проектлары бар. Алексей Валерьевич бу юнәлештә безнең белән бергә эшли, бу икътисадны үстерү өчен яхшы корал. 2015 елдан 2020 елга кадәр алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резидентлары тарафыннан төяп җибәрелгән продукция күләме 1,5%тан 8,5%ка кадәр артканлыгын күрәбез. Бу – безнең икътисад үсешенең перспектив юнәлеше".

"Без кече бизнесның үсешен мөһим резерв итеп күрәбез. Тулаем территориаль продуктта кече бизнес өлеше 34%тан артык. Шәһәр бюджетының өчтән бер өлешен кече бизнес формалаштыра. Безнең сәнәгать мәйданчыклары актив эшли. Бүген анда 12 меңнән артык кеше хезмәт куя. КИП "Мастер" һәм "Развитие" шәһәрнең социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертә. Әлбәттә, коронавирус пандемиясе икътисадның әлеге секторы үсешенә үз төзәтмәләрен кертте. Яңа депутатлар корпусының бурычы – Башкарма комитет белән берлектә кече бизнеска ярдәм итү".

"Икътисад белән беррәттән, һичшиксез, безгә алга таба да социаль-мәдәни өлкәне үстерү мәсьәләләре белән шөгыльләнергә кирәк. Соңгы елларда зур эш башкарылды. Без Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановка, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә соңгы елларда Яр Чаллыга зур ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтлебез. Юллар, дүрт яңа мәктәп, спорт объектлары, татар драма театры, яшүсмерләр клублары, 86 спорт мәйданчыгы төзелде, «Энергетик» мәдәният сарае, «Витязь» спорт мәктәбе капиталь ремонтланды".

Чәршәмбе, 23 сентябрь 2020, 14:15