Якшәмбе, 30 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Чаллы депутатлар корпусының яңа составы даими комиссияләр составын билгеләде һәм аларның рәисләрен сайлады. Социаль-икътисадый үсеш һәм бюджет мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе итеп кабаттан Венера Туктарова сайланды. Мәгариф, мәдәният, милли мәсьәләләр, яшьләр эшләре һәм спорт буенча даими комиссия рәисе булып Әбделхак Батюшов калды. Регламент, хокук тәртибе һәм халыкның куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе булып, элеккечә үк Евгений Архипов сайланды.

Гражданнарның сәламәтлеген саклау һәм социаль яклау мәсьәләләре буенча даими комиссияне Марат Мөхәммәдиев җитәкли. Шәһәр төзелеше, шәһәр инфраструктурасын үстерү һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе итеп Рөстәм Гайнуллов билгеләнде.

Чәршәмбе, 23 сентябрь 2020, 13:35