Дүшәмбе, 17 июнь 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Шәһәрнең социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Яр Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме Шәһәр Советы депутаты Флера Андреевага бирелде. Ул ике чакырылыш дәвамында: 2010 елдан 2020 елга кадәр муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары вазыйфасын җитәкләде.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев аны депутатлар корпусы исеменнән котлады һәм аның шәһәр үсеше өчен күп эш башкарган намуслы, җаваплы кеше булуын билгеләп үтте. Флера Андреева, үз чиратында, үзенең хезмәтен югары бәяләгән өчен барысына да рәхмәт белдерде.

Чәршәмбе, 23 сентябрь 2020, 14:27