26 сентябрь көнне шәһәр зиратларында традицион Хәтер көне узачак.
Чаллылылар зиратка барып, туганнарының һәм якыннарының каберләрен
тәртипкә китерсен өчен 07:00дән 15:00 сәгатькә кадәр 30 минутлык интервал белән автобус хәрәкәте
оештырылачак. Автобуслар түбәндәге маршрутлар буенча йөриячәк: 1) «Океан
кибете» тукталышы – Вахитов проспекты-Минзәлә тракты, 29 К,
«Молодежное» зираты; 2) «Педагогия институты» тукталышы –
«Электротехников» тукталышы – «Молодежное» зираты.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Җомга, 25 сентябрь 2020, 13:44