Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Бүген Россия Федерациясе президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераны, Автозавод районында яшәүче Надежда Алексеевна Осокорина 95 яшьлек юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте.

Надежда Алексеевна Алексеевск районының Алексеевск авылында күпбалалы гаиләдә туа, сигез сыйныф тәмамлый. 1940 елда әнисе вафат була, ә әтисен фронтка алалар. Сугыш вакытында «Ударный труд» ательесында эшкә урнаша, анда фронт өчен кием тегәләр. 1952 елда Бөек Ватан сугышында катнашучыга кияүгә чыга. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр. 1972 елда Яр Чаллыга күчеп килә һәм лаеклы ялга чыкканчы Камгэсэнергостройда эшли.

Надежда Алексеевнаның оныгы һәм бер оныкчыгы бар. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «Хезмәт ветераны» медальләре, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Пәнҗешәмбе, 24 сентябрь 2020, 13:40