Чәршәмбе, 31 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

Чаллыда халык санын алу 2021 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр узачак. Шәһәрдә 1,5 меңгә якын вакытлы исәпкә алу персоналы җәлеп ителәчәк. Контролерлар 58 көнгә, 15 марттан 11 майга кадәр һәм исәп-хисап, стационар участокларны исәпкә алучылар 30 көнгә, 1 апрельдән 30 апрельгә кадәр кирәк булачак.
Бу Россиядә беренче цифрлы сан алу булачак, шуңа күрә исәпкә алу персоналына карата төп таләпләрнең берсе – заманча планшет компьютердан файдалану күнекмәләрен ирекле белү.
Чаллылылар шулай ук исәпкә алучылар була ала. Конкурста катнашырга теләүчеләр үз мәгълүматларын Яр Чаллы шәһәренең Дәүләт статистикасы бүлегенең электрон адресына nchelny@tatstat.ru җибәрә, ( 8552) 70-04-34, 70-05-29 телефоннары аша җиткерергә һәм почта аша Яр Чаллы пр-кты, 56а йорт адресына түбәндәге мәгълүматны күрсәтеп: исем-фамилиясе, атасының исеме; туган елы; контакт телефоны; электрон адресы; яшәү адресы; эш белән тәэмин ителүе; планшет компьютер белән эшләү күнекмәләре дәрәҗәсе; халык санын алу буенча кайсы комплекста эшләргә өстенрәк булуын күрсәтү сорала. Кандидатлар исемлеге Яр Чаллы шәһәре буенча Россия ЭЭМ идарәсенә җибәреләчәк.
Мөрәҗәгать итүченең анкетасын исәпкә алу компаниясенең потенциаль катнашучысы буларак махсус мәгълүматлар базасына кертәчәкләр. 2021 елның мартында аларга шалтыратып, исәпкә алучы (контролер) булып эшләячәкләрен ачыклау өчен сораштырачаклар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия халык санын алуда төрле вакытта күп кенә бөек кешеләр катнашкан. Мәсәлән, язучылар Лев Толстой һәм Антон Чехов. Беренче исәпкә алуларның инициаторлары галим-энциклопедист Михаил Ломоносов, сәяхәтче һәм галим Петр Семенов-Тянь-Шанский.
Илнең Төньяк һәм үтеп керүе кыен булган районнарында 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу 1 октябрьдә башлана.

Сишәмбе, 13 октябрь 2020, 13:16