Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

 Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, Финанс идарәсе башлыгы муниципаль хезмәт вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс үткәрә. Конкурс 20 октябрь көнне 11:00 сәгатьтә мэриянең 402 нче кабинетында узачак.

Конкурста катнашырга теләүче затлар конкурс комиссиясенә гариза бирәләр, аңа түбәндәге документлар беркетелергә тиеш: Россия Федерациясе Хөкүмәте вәкаләтле федераль башкарма хакимият органы тарафыннан үз кулы белән тутырылган һәм имзаланган анкета; паспорт яисә аны алмаштыручы документ күчермәсе (тиешле документ конкурска килгәч шәхсән тапшырыла); гражданинның хезмәт эшчәнлеген раслаучы хезмәт кенәгәсе яисә башка документ күчермәсе (әгәр бар икән); һөнәри белем турында, шулай ук гражданин теләге буенча, өстәмә һөнәри белем бирү турында, гыйльми дәрәҗә бирү турында,  буенча нотариаль яки хезмәт урыны кадрлар хезмәтләре тарафыннан расланган гыйльми исем бирү турында документлар күчермәләре; муниципаль хезмәткә керү елыннан алдагы ел өчен үз керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында белешмәләр, Россия Федерациясе президенты тарафыннан расланган «БК белешмәсе» махсус программа белән тәэмин итүне кулланып тутырылган белешмә формасы буенча, Россия Федерациясе президентының рәсми сайтында урнаштырылган, сылтама шулай ук «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге дәүләт хезмәте өлкәсендә федераль дәүләт мәгълүмат системасының рәсми сайтында урнаштырыла; «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендәге сайтлар һәм (яки) сайтларның адреслары турында белешмәләр, шулай ук аларны идентификацияләргә мөмкинлек бирүче мәгълүматлар урнаштырылган, муниципаль хезмәткә кергән ел алдыннан өч календарь ел эчендә; гражданинда муниципаль хезмәткә керүгә яки аны узуга комачаулаучы авыруларның булмавы турында документ; муниципаль хезмәт турында Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарында, башка норматив хокукый актларда каралган башка документлар.
Конкурска документлар әлеге хәбәр басылып чыккан көннән 17:00 сәгатькә кадәр (ял көннәреннән һәм эшләми торган бәйрәм көннәреннән тыш) түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 423805, Яр Чаллы шәһәре, Хәсән Туфан проспекты, 23 йорт, 394-392 кабинетлар. Элемтә өчен телефон 8(8552)30-55-52, 30-56-12. Документларны кабул итү вакыты: 8:00дән 12:00 сәгатькә кадәр һәм 13:00тән 17:00 сәгатькә кадәр. Конкурс турында тулырак мәгълүмат һәм хезмәт килешүе проекты Яр Чаллы шәһәре сайтында урнаштырылган www.nabchelny.ru "Башкарма комитет" бүлегендә.

Җомга, 25 сентябрь 2020, 17:00