Сишәмбе, 30 июль 2024 / рус тат / версия для слабовидящих
Мы в социальных сетях

              Хөрмәтле машина төзелеше комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары! 

                Сезне чын күңелдән Машина төзүчеләр көне белән котлыйм!

Бу бәйрәм безнең шәһәр өчен үзенчәлекле булып тора – ул машина төзелеше предприятиеләрендә хезмәт куючы күп кенә шәһәрдәшләребезгә кагыла. Аларның күбесе – шәһәр һәм республиканың төп шәһәр төзүче предприятиеләренең берсе - "КАМАЗ" ачык акционерлык җәмгыяте тирәсендә тупланган. Шәһәр һәм КАМАЗ - бер язмышлы! Яр Чаллының бөтен өр-яңа тарихы Кама автогигантын төзүнең чишмә башында торган һәм бүген машина төзелеше өлкәсендә хезмәт батырлыклары белән бәйле. Безнең чаллылылар – ветераннар һәм бүгенге Машина төзүчеләр - Яр Чаллының төп казанышы.

Хөрмәтле машина төзүчеләр! Сезнең осталыгыгыз һәм фидакарьлегегез нәтиҗәсендә бүген күп кенә йөк автомобильләре, тагылмалар һәм ярымприцеплар, махсус һәм броньланган техника, көч агрегатлары һәм транспорт җиһазлары, нефть-газ һәм химия сәнәгате өчен җайланмалар җитештерелә. Шәһәр сәнәгатенең төяп җибәрү күләмендә машина төзелеше тармагы өлеше 74,4% тәшкил итә. Машина төзелеше – безнең шәһәр икътисадының төп тармагы, аның уңышлы үсешенә ярты миллионлы шәһәр һәм анда яшәүчеләрнең иминлеге бәйле.

Пандемия белән бәйле шартларга карамастан, күп кенә шәһәр предприятиеләре, җитештерү темпларын киметмичә, эшләвен дәвам итте. "КАМАЗ" йөк автомобильләре сату буенча Россия базарында катнашучылар арасында алдынгы позицияләрдә тора. Моннан тыш, К5 сериясенең яңа автомобиле базарга чыгарылган. Әлеге проектны гамәлгә ашыру якындагы 15 елга Россиянең барлык машина төзелеше тармагын үстерү өчен стратегик әһәмияткә ия.

Тармак хезмәткәрләренең югары профессионализмы, эшкә бирелгәнлеге, теләсә нинди җитештерү бурычларын үтәү һәм амбициоз планнарны тормышка ашыру Яр Чаллы машина төзелеше комплексына яңа үрләргә һәм казанышларга ышанычлы хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирәчәгенә ышанам! Бу бәйрәм көнендә барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек һәм иң изге теләкләремне юллыйм!

Машина төзүчеләр көне белән, кадерле чаллылылар!

                                                                                                                                               Н.Г.Мәһдиев,

                                                                                                                           Яр Чаллы шәһәре мэры

Якшәмбе, 27 сентябрь 2020, 07:08