Бүген Яр Чаллыда 1200 агач утыртылды. Яшел үсентеләр утыртуда мэрның
урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлахов,
идарә башлыклары, Башкарма комитет, район администрацияләре, муниципаль,
белем бирү һәм мәктәпкәчә учреждениеләр, сәнәгать һәм башка
предприятиеләр, идарәче компанияләр хезмәткәрләре катнашты.
9 май скверы территориясендә 1 комплекста 51 миләш, юкә
һәм өрәнге, Авангард урамы буенча мәчет территориясендә 10 миләш, мәгариф
һәм мәктәпкәчә учреждениеләр территориясендә 200 агач һәм куак
утыртылды. Шәһәрнең йорт яны территорияләрендә идарәче компанияләр ТИҮ
белән берлектә 357 агач һәм куак пәйда булды.
Акциядә 1 158 кеше катнашты. Агач һәм куаклар утырту дәвам итәчәк.
При использовании информации просьба ссылаться на Управление информационной политики и по связям с общественностью.
Шимбә, 26 сентябрь 2020, 10:56